news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бүген мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә дога белән үз илебезне саклыйбыз

Татарстан беркайчан да дини һәм традицион кыйммәтләрдән, барлык халыкларны һәм мәдәниятләрне хөрмәт итүдән, туган илгә мәхәббәттән баш тартмаячак. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның пленар утырышында әйтте.

«Безнең бай дини мирасыбыз - төрле дингә карамастан, без дә бердәм дигән тезисның тагын бер дәлиле. Бүген мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә дога белән үз илебезне саклыйбыз. Һәм безнең белән дус булмаучылар ничек кенә милли һәм дини дошманлык уятырга омтылмасын, аларның берни дә барып чыкмаячак», - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Россия лидеры, РФ Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшеп, россиялеләр үз илен, аның тарихын, уникаль күптөрлелеген һәм мәдәниятнең үзенчәлеген саклап калырга сәләтле.

«Сәяси кыенлыклар вакытлыча. ЮНЕСКОның төп принциплары аша, үзара хезмәттәшлек һәм диалог аша без яңадан бер-беребезне ишетәчәкбез һәм аңлаячакбыз», - дип ышана Миңнеханов.

Аның фикеренчә, ЮНЕСКО Конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум берләшүгә, каршылыкларны җиңәргә, хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100