news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бордюр һәм плиткалар җитештерә торган яңа заводны карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер-бетон эшләнмәләр җитештерә торган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Коген Казан»да булды. Ул күптән түгел республика башкаласында ачылган иде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятие агымдагы елның июнендә эшли башлады. Анда бордюрлар, субүлгеч люклар, тимер-бетон тоташтыргачлар һәм плитәләр, кече архитектура формалары, шулай ук төрле, шул исәптән премиум-класслы плиткалар ясыйлар.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү цехын карап чыкты һәм әзер продукциянең төрле үрнәкләре һәм тимер-бетон эшләнмәләр номенклатурасы белән танышты. Моннан тыш, аңа ком, вак таш һәм җитештерү өчен кирәкле башка инерт материаллар төялгән вагоннарны кабул итү мәйданчыгын күрсәттеләр.

Фирма ел саен 500 меңнән 700 мең квадрат метрга кадәр төрле төрдәге плиткалар һәм якынча 1-1,2 миллион метр бордюрлар чыгара һәм төяп җибәрә ала. Продукция коры вибропресслау ысулы белән җитештерелә. Бу алым эшләнмәләрне ышанычлы һәм озак вакыт хезмәт итәрдәй итеп ясый, аларның атмосфера күренешләренә чыдамлылыгын, шулай ук дым сеңдерүнең түбән дәрәҗәсен тәэмин итә.

Компания эшли башлаганчы шундый ук продукция Казанга Рязань, Түбән Новгород һәм Воронеж шәһәрләреннән китерелә иде. Хәзер җирле проектларны гамәлгә ашырганда, төзелеш оешмалары продукция бәясенең 30-40 процентын тәшкил итә торган логистик чыгымнарны янга калдыра алачак.

Предприятиегә экскурсия барышында республика җитәкчесен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100