news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Баркли» компаниясе башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинц белән төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште. Очрашу Татарстан Президентының ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Алар, аерым алганда, күчемсез милек объектларын төзегәндә үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында да сүз кузгатты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан ягыннан әңгәмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100