news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әлки районында чуваш халкының «Уяв» бәйрәмендә катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада республиканың Әлки районында узачак чуваш мәдәнияте бәйрәме – «Уяв» бәйрәмендә катнашачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Быел бәйрәм Әлки районында, танылган чуаш шагыйренең туган ягында узачак. Рөстәм Нургалиевич бу бәйрәмдә традиция буенча катнаша, монысында да аның катнашуы планлаштырыла», – дип билгеләп үтте Галимова.

Бәйрәмгә республика Президенты белән бергә күрше төбәкләр губернаторлары, шулай ук КПРФ ҮК рәисе Геннадий Зюганов та киләчәк, дип өстәде Галимова.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100