
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты Александр Розенбаумга «Дуслык» ордены тапшырды. Ул музыка сәнгатен үстерүдә һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлегендәге хезмәтләре өчен билгеләп үтелгән.
«Татарстанда яшәүчеләр бу талантлы музыкантның иҗатын бик ярата!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты музыкант белән аралашты. Александр Розенбаум күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстанны яратуы һәм бирегә концертлар белән бик теләп килүе турында әйтте.
«Россиягә һәм татар халкына хезмәт итәм!» - диде артист бүләк алганнан соң.