news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында булды

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында булды
https://tatarstan.ru

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында (Казан) булды. Ул спорт учреждениесе эше белән танышты, «Арена Swim» балалар-яшүсмерләр бассейнына килүчеләр белән аралашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук стадионның көнчыгыш трибунасында урнашкан «КидСпейс» киңлеген карады. Аңлатмаларны ТР спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс Арена» АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов бирде. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнехановка «Спорт музее» проектын тәкъдим иттеләр. Стадион эшләгән чорда мондый музейның концепциясе аның урнашу урыны һәм форматы буенча берничә тапкыр эшләнде. Хәзер «КидСпейс» балалар пространствосы янында көнчыгыш трибунада урын сайланылган. Музейга балаларның да, стадионга килүчеләрнең дә, җанатарларның да ихтыяҗы булыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионының ачык шугалагында булды, бозда хоккей уйнаучы балалар белән аралашты. Радик Миңнәхмәтов ачык шугалакка килүчеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, буфет, фотозона җиһазландырылган дип сөйләде. Ул искәрткәнчә 3 декабрьдә шугалакта кышкы сезон ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100