Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 8-17 яшьлек балаларга пособие түләү эшен тизләтергә кушты
11 майдан Россиядә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түләнә башлады. Ике көндә мохтаҗ гаиләләр 271,8 млн сум алган.
Пособие түләү өчен акчаның 40 проценты Татарстан бюджетыннан, ә 60 проценты Россия бюджетыннан бүлеп бирелә, дип искәртте ТР Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, татарстанлылар арасында аңлату эшләре алып барырга, алардан килгән гаризаларны тиз арада карарга һәм акчаларны оператив рәвештә күчерүне тәэмин итәргә кирәк.
Әлеге акчадан Татарстанның 79 380 гаиләсе файдалана ала, дигән иде РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Аны алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк яки Россия Пенсия фондының клиент үзәкләре аша гариза бирергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, пособие Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча түләнә. Аның күләме һәр балага аена уртача 6 меңнән алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ул һәр гаиләдәге вазгыятькә карап исәпләнәчәк. Аның суммасы төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентына тигез булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз