news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Фәйрушин Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Югары Ослан районында башкарма комитетның яңа җитәкчесе сайланды. Ул - Рөстәм Фәйрушин, элек «Керамика-Синтез» компаниясен җитәкләгән. Карар район советы сессиясендә кабул ителде. Анда Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина катнашты.

Район советы утырышына кадәр Маврина җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе барлык кандидатураларны да карады. Барысы 7 кандидат иде. Тиешле таләпләргә туры килмәү сәбәпле, биш гариза кире кагылды. Татарстан Дәүләт Советы секретаре кандидатларны тәкъдим итте, комиссия әгъзаларын аларның һәркайсының хезмәт биографиясе белән таныштырды. «Сезгә бу җаваплы эшне кемгә ышанып тапшыру турында карар кабул итәргә кирәк», - диде ул, муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Әңгәмәдән соң, комиссия тавыш бирүгә Ренат Хисамов һәм Рөстәм Фәйрушин кандидатураларын кертергә булды. Алар район советы сессиясендә үк программаларын тәкъдим итте, анда өстенлекләр, максатлар һәм бурычларны билгеләделәр.

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов Фәйрушинны башкарма комитетның җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады, аңардан иң мөһим проблемаларны хәл итүне көтәчәкләрен әйтте.

«Сезнең бурыч - барысын да ишетү, өстенлекләрне дөрес билгеләү, район һәм кешеләр хакына уйланылган карарлар кабул итү», - диде Зиатдинов.

Искәртик, район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Илнур Шакиров декабрьдә үз теләге белән вәкаләтләреннән азат ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100