news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Татарстанда 2021 елда 60 меңнән артык кеше үлгән

Төбәктә туучылар саны да 1,6 процентка кимегән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда 60 301 кеше үлгән. Бу 2020 ел күрсәткечләреннән 11,1 процентка күбрәк, ул елны республикада 54 276 кеше вафат булган.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда туучылар саны 1,6 процентка кимегән. 2021 елда төбәктә 40 936 бала туган, ә 2020 елда республикада 41 598 бала дөньяга килгән.

Республикада узган ел өчен халыкның табигый кимү күрсәткече — 19 365 кеше, ә 2020 елда — 12 678 кеше исәпләнә.

Нәтиҗәдә, 2021 елда Татарстанда коронавирус пандемиясе фонында туучылар коэффициенты 1000 кешегә 10,5 тәшкил итте. Ә 2020 елда ул 10,7 булган.

Үлем коэффициенты — 1000 кешегә 15,5 ( элек 13,9 булган), ә табигый кимү коэффициенты — -5,0 ( 2020 елда -3,2 булган).

Республикада 2021 елның декабрендә, ноябрь ае белән чагыштырганда, коронавирусның SARS-CoV-2 төреннән үлүчеләр саны кимегән. Бу айда коронавирус 616 кешенең үлеменә сәбәп булган. Патоген 245 авыруда гына идентификацияләнгән, ә 371 кешедә табылмаган.

Моннан тыш, 2021 елның ноябрендә үлгән кешеләрдә ковид чыгарган авыру төп чир булып саналмаган, бары ике очракта гына кешенең үлеменә сәбәпче дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100