news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең яңа субъектларындагы машина номерларына 80, 81, 84, 85 кодлары тәкъдим ителде

Россия Эчке эшләр министрлыгы Россия Федерациясе составына кергән яңа территорияләрдә автомобильләрнең дәүләт номерлары өчен яңа кодлар кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

«Россия Федерациясенә Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кабул итүгә бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 5 октябрендәге 766 номерлы «Транспорт чараларын дәүләт теркәү билгеләре турында»гы ведомство боерыгына үзгәрешләр әзерләнде», –  диелгән белдерүдә.

ДНР өчен автомобиль номерларына –  80, ЛНР өчен – 81, Херсон өлкәсе өчен – 84, Запорожье өчен 85 кодын билгеләү планлаштырыла.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Россия составына дүрт яңа регионны кабул итү турындагы документларны имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100