news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Социаль фонды медицина хезмәткәрләренә яңа түләүләр турында искәртте

2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы медицина хезмәткәрләренә, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүчеләргә яңа түләү кертелде. Бу хакта бүген Казанда ведомство коллегиясендә Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Түләү күләме медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле рәвештә 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Түләү операторы итеп Россиянең Пенсия һәм социаль иминият фонды билгеләнде. Безнең бурыч - медицина оешмалары хезмәткәрләренә социаль түләүләрне үз вакытында һәм тулы күләмдә гамәлгә ашыру», - диде ул.

Вафин сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Социаль иминият фондының төбәк бүлеге яңа коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә социаль түләүләрне дә гамәлгә ашырган. Бер елда медицина һәм социаль хезмәткәрләргә 2,6 млрд сумга якын 154 мең махсус социаль түләү күчерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100