news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Renault компаниясенең Россиядәге активлары дәүләт милке булачак

Renault төркеме киткәннән соң, аның Россиядәге активлары дәүләт һәм Мәскәү хакимияте милкенә күчәчәк.

«Килешүдә Россиянең Renault акцияләрен Мәскәүгә, «АвтоВАЗ» акцияләрен Росссия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ведомствосындагы НАМИ ФДУПнә тапшыру каралган», диелә Росссия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай итеп, активтагы өлешләр түбәндәгечә билгеләнгән:

  • «Рено Россия» ябык акционерлык җәмгыяте акцияләренең 100 процент Мәскәү Хөкүмәтенеке була.
  • «АвтоВАЗ» автоконцернының 67,69 процент акциясе Россиянең НАМИ ФДУПсенә күчә;
  • «АвтоВАЗ» автоконцернының калган акцияләре «Ростех» дәүләт корпорациясендә була.

Россиядә Renault машиналарына сервис хезмәтен «АвтоВАЗ» күрсәтәчәк, ул шулай ук үз заводларында Lada автомобиленең модельләр рәтен чыгаруны дәвам итәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100