news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең көньяк һәм үзәк өлешенә очышларны чикләү режимы 9 декабрьгә кадәр озайтылды

Росавиация чираттагы мәртәбә Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендәге аэропортларга очышларны чикләү режимын озайтты. Чикләүләр 11 аэропортка кагылачак, диелә ведомство сайтында.

Биредә Анапа, Белгород, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортлары хакында сүз бара. Авиарейслар оештыру өчен алар альтернатив маршрутлардан (Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү һава аланнары аша) файдалана алачак.

Калган аэропортлар гадәти режимда эшли.

Искәртеп узабыз, беренче тапкыр мондый чикләүләр Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң кертелгән иде. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән аэропортлар һәм авиакомпанияләргә рейсларны расписаниедән алу аркасында чыгымнарны каплау өчен субсидия түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100