news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең көньягына очышларны тыю режимы кабат озайтылды

Россиянең 11 аэропортына рейсларны вакытлыча чикләү режимы 10 октябрьгә Мәскәү вакыты буенча 03.45 сәгатькә кадәр озайтылды, дип хәбәр итте Росавиация. Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов- Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар вакытлыча чикләнгән.

Россия авиакомпанияләренә пассажирлар ташуны Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланып, альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз, илнең көньягына очышларга чикләүләр 24 февральдә РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус операция үткәрә башлау турында игълан иткәннән соң кертелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100