Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең көньягында очышларны чикләү режимы 25 майга кадәр озайтылды
Россиянең көньягы һәм үзәк өлешендәге 11 аэропортта чикләү режимы 25 майга кадәр озайтылды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россиянең 11 аэропортында очышларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 25 маена – Мәскәү вакыты белән 03.45 сәгатькә кадәр озайтылды», - диелә хәбәрдә.
Биредә Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортлары хакында сүз бара. Авиакомпанияләргә, Сочи, Волгоград, Мәскәү, Минеральные Воды һәм Ставропольдәге һава аланнарын файдаланып, пассажирларны башка маршрутлар буенча тиешле пунктка илтергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз