news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Көньягында очышларны чикләү 17 августка кадәр озайтылды

Росавиация чираттагы тапкыр Россиянең көньягындагы 11 аэропортына очышларны чикләү режимын озайтты.

«Режим 2022 елның 17 августына кадәр Мәскәү вакыты белән 03:45 кадәр озайтылды», – дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Күрсәтмә Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элиста кебек шәһәрләргә кагыла. Авиакомпанияләр пассажирлар ташуны альтернатив маршрутлардан файдаланып (Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аша) оештыра ала.

Илнең көньяк һәм үзәк өлеше аэропортларына очышларны чикләү 24 февральдә, РФ Президенты Владимир Путин Украинада хәрби махсус операция башлану турында игълан иткәч гамәлгә керде. Россия-Украина чикләре янындагы һава зонасы граждан самолетлары өчен куркыныч дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100