news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең көньягы һәм үзәгендәге аэропортларга очышларны чикләү 31 майга кадәр озайтылды

Россиядә илнең үзәк һәм көньяк өлеше аэропортларына очышларга чикләүләр янә озайтылды. Чикләүләрне бетерүнең яңа якынча датасы – 31 май, дип хәбәр итә Росавиациянең матбугат хезмәте.

Шул рәвешле, әлеге чикләүләр кертелгән 11 аэропорт инде бер айдан артык – 24 февральдән бирле эшләми. Әлеге исемлеккә Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь һәм Элистаның һава юлы транспорты үзәкләре кергән.

Элегрәк чикләү 25 майда бетерелер дип фаразланган иде. Бу вакытка кадәр авиакомпанияләргә, Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан файдаланып, альтернатив маршрутлар буенча рейслар оештырырга тәкъдим ителде.

Россиянең көньягында һәм үзәгендә очышларны чикләү турындагы карар Украинада махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле рәвештә кертелде. Махсус хәрби операциянең башлануы турында 24 февраль көнне РФ Президенты Владимир Путин игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100