news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россиянең Ел укытучысы-2022» бәйгесендә Казан укытучысы өчен тавыш биреп була

Мәгариф министрлыгы «Россиянең Ел укытучысы-2022» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирергә ярдәм итүче махсус чат-бот эшләтеп җибәрде.

Укытучының визит карточкасын, регионны һәм ул укыта торган предметны сайлап, бер дәгъвачы өчен генә тавыш бирергә була: https://vk.com/write-30558759. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында безнең республиканы Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин тәкъдим итә. Укытучыбыз өчен бергәләп җан атыйк һәм аның өчен тавыш бирик, диелә хәбәрдә.

Илнең иң яхшы укытучысы өчен популяр тавыш бирү 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу - мәгариф һәм фән министрлыгының ВКонтакте социаль челтәре ярдәмендә тормышка ашырыла торган партнерлык проекты.

1 октябрьдә Төмәндә «Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының икенче турын ябу тантанасында нәтиҗәләр ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100