news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең барлык фильмнарына билетлар өчен «Пушкин картасы» белән түләргә мөмкин булачак

«Пушкин картасы» программасы буенча яшьләр өчен чаралар исемлеге киңәйтеләчәк. Хәзер Россиянең 14-22 яшьлек яшь гражданнары барлык кинофильмнарга билетлар сатып ала алачак.

Хәзер программа дәүләт ярдәменнән башка барлыкка килгән киноларны да кертеп, РФ Мәдәният министрлыгы хуплаганнан соң, Россиянең барлык фильмнарын колачлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шулай итеп, яшьләр ташламалы нигездә заманча Россия кинолентлары белән таныша алачак, ә кинобизнес агымдагы чорны җиңеләйтергә ярдәм алачак», – диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100