news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең 59 төбәгендә коронавирус белән авыручылар саны арткан

Бер атнада Россиянең 59 төбәгендә коронавирус белән авыручылар саны арткан. 23 төбәктә Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары илдәге уртача күрсәткечтән югары. Бу хакта РИА Новостига коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Ковид белән авыручылар саны 11,6 процентка арткан һәм 100 мең халыкка 29,6 авыру кеше туры килә.

Шулай ук хастаханәдә бу чирдән дәваланучылар 2,5 процентка арткан. Россиянең 44 субъектында коронавирус йоктырган пациентлар хастаханәгә ешрак китерелә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100