Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе Казанда синагоганың 100 еллыгын бәйрәм итә
Федерация башлыгы Алексей Борода Казанда синагоганың гасырлык юбилее илнең барлык яһүд җәмгыяте өчен бәйрәм булуын билгеләп узды
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Быел Казандагы синагога 100 еллыгын билгеләп уза. Казандагы яһүд җәмгыяте янына илнең 40 тан артык иленнән раввиннар киләчәк, дип хәбәр итә Россиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе.
Төп чаралар 3 нче сентябрьгә планлаштырылган иде. 15.00дә башланачак бәйрәм тантанасында Россия һәм халыкара яһүд оешмалары башлыклары, традицион диннәр вәкилләре, Татарстанның җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре җыела.
Көтеләчәк бәйрәм турында сөйләп, Александр Борода Казанда синагоганың гасырлык юбилее Казан яһүдиләре өчен генә түгел, илнең барлык яһүд җәмгыяте өчен олы бәйрәм булуын билгеләп узды.
“Йөз еллык юбилей – бөтен җәмгыятьнең яңарыш һәм тотрыклылык символы, узган гасырның барлык авырлыкларына карамастан, совет чорында барлык сынаулар, дини эзәрлекләүләр аша узып, яһүдләр җәмгыяте яңа Россиядә тернәкләнә алды һәм хәзер үсешен дәвам иттерә. 100 ел дәвамында синагога бинасы, илдә күп кенә дини объектлар кебек үк, билгеләнешен берничә тапкыр үзгәртте. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә, 1996 нчы елда бина, ниһаять, дини гыйбадәт өчен шәһәрнең яһүд җәмгыятенә кайтарылды. Шушы вакыттан Казанның яһүд җәмгыяте чәчәк ата башлады, бүген без шәһәрнең әлеге җәмгыяте белән чын-чынлап горурланабыз”, - диде ул.
Бәйрәм чаралары Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Казанда дини җәмгыять 1990 нчы елның мартында теркәлгән. 1994 нче елның сентябрендә аның белән Израиль раввиннары Авраам Лерер һәм Иегуда Зильберштром җитәкчелек иткән. Хәзер яһүд җәмгыяте башлыгы - Казан һәм ТР раввины Ицхак Горелик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз