Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе белән очрашты
Очрашу делегациянең Төркиягә эшлекле сәфәре кысаларында уздырылды
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Төркиягә эшлекле сәфәр кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Анкара шәһәрендә Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов белән очрашты.
Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин һәм Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Андрей Карловка Татарстан мөфтияте һәм Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе арасында урнашкан мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу турында сөйләде. Илче, үз чиратында, мөфтигә әлеге очрашу өчен рәхмәтен җиткерде һәм ике оешма арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә булышлык күрсәтергә вәгъдәләде.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Андрей Карловка истәлекле бүләк тапшырды, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз