news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең баш экологы “КАМАЗ” техникасын ошатты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Юрий Трутнев метан газы белән эшләүче "НЕФАЗ-5299-30-31" шәһәр автобусын карады

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанга эш визиты вакытында РФ табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутневка "КАМАЗ"ның газ-баллон техникасын күрсәттеләр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Юрий Трутнев метан газында эшләүче "НЕФАЗ-5299-30-31" шәһәр автобусын һәм шулай ук табигый газ белән эшләүче "КАМАЗ-65115-30" газ-баллон шассиендагы КО-560Г коммуналь машинасын карады. Ике автомобиль дә “РариТЭК” ҖЧҖндә җитештерелгән. Федераль министр “КАМАЗ” техникасына уңай бәя бирде.
“РариТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин табигый газның (метан) – экологик чиста һәм куркынычсыз ягулык булуына, ә “КАМАЗ” техникасының дизель һәм бензин ягулыгыннан табигый газга күчүдә реаль альтернатива икәнлегенә ачык дәлил китерде, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100