news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Россиянең 25 шәһәре студентлары Казанга “PR көннәре” фестиваленә җыелды

^Россиянең 25 шәһәре студентлары Казанга “PR көннәре” фестиваленә җыелды

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Туполев исемендәге КДТУда “PR көннәре” фестивале башланды, аның төп вакыйгасы III Бөтенроссия җәмәгатьчелек белән элемтә буенча студентлар олимпиадасы булачак.

Студентлар фестиваленә Россиянең 25 шәһәренең 32 югары уку йорты вәкилләре килде. Татарстан башкаласын 5 вуз тәкъдим итә: Туполев исемендәге КДТУ, КДТУ (КХТИ), КСЮИ, КДФЭИ. Җәмәгатьчелек белән элемтә олимпиадасы программасы бик бай: катнашучылар теорияне белүләрен күрсәтәчәк (һәрберсе 100 сорауга җавап бирәчәк), жюри хөкеменә PR-проект рәвешендәге “өй эше”н тәкъдим итәчәк. Быелгы елның үзенчәлеге булып студентлар чит телдә үткәрәчәк тәіъдир итүләр торачак.

“PR көннәре” фестивален ачу тантанасында Туполев исемендәге КДТУ ректоры Геннадий Дегтяров катнашучыларга иҗади уңышлар теләде. “Сезнең белгечлек моңа ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки безнең заманда бөтен коммерция компанияләрендә дә квалифиіацияле PR белгечләре кирәк”, - дип билгеләп узды ул.

“Пиар һәрвакыт булды, каилыларның “КАИ – Җир кендеге” лозунгларын хәтерлим әле, ә без – КДУ студентлары, “Ә бездә Ленин укыган” дип кенә җавап бирә ала идек, шуңа да карамастан, безнең вакытта мондый пиар актуальлеген югалтты”, - диде ТР Президенты Аппаратының җәмәгатьчелек һәм һм милләтара элемтә буенча бүлеге вәкиле Роман Беляков.

Казанда “PR көннәре”н РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Президенты Аппаратының җәмәгатьчелек һәм милләтара элемтәләр буенча бүлеге, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән Туполев исемендәге КДТУ оештырган.

3 мартта “PR көннәре” программасы кысаларында “Хрусталь апельсин” VII Бөтенроссия студентлар PR-проектлары конкурсының төбәк турларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Конкурска барлыгы 33 проект кабул ителгән, аларның 16сы - Туполев исемендәге КДТУдан.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100