news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә ни өчен февральдә рәттән өч көн ял булмаячагын аңлаттылар

Россиялеләргә ни өчен февральдә рәттән өч көн ял булмаячагын аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ»

Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килсә дә, россиялеләр өч көн рәттән ял итмәячәк, чөнки бәйрәм уңаеннан өстәмә ялны дүшәмбе, 24 февральгә түгел, ә 8 майга күчерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хезмәт хокукы буенча Headhunter эксперты Ольга Владимировага сылтама белән хәбәр итә.

«Бәйрәм датасы ялга (якшәмбе) туры килүгә дә карамастан, быел Ватанны саклаучылар көнендә (23 февраль) озын яллар булмаячак. Бу ял көне майга күчерелә», - диде Владимирова.

Ул әлеге карарның Хөкүмәт тарафыннан кабул ителүен һәм «2025 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карарда раслануын әйтте. Әйтик, ял көне якшәмбе, 23 февральдән пәнҗешәмбе, 8 майга күчерелде.

Шул рәвешле, февральдә россиялеләр шимбә, 22 февральдә һәм якшәмбе, 23 февральдә ял итәчәк. Ә майның беренче ике атнасында берьюлы дүртешәр көн рәттән (1-4 май һәм 8-11 май) ял булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100