news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртү таныклыгын 2025 елга кадәр алыштырырга тәкъдим иттеләр

Россия Хөкүмәте быел алыштырылырга тиешле машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын 2025 елга кадәр озайтты. Бу катлаулы икътисади вазгыятьтә россиялеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән эшләнә. Шулай да юристлар ил халкына әлеге вакытны көтмәскә һәм, ЮХИДИ бүлекләрендә озын чиратларда утырмас өчен, таныклыкны иртәрәк алыштырырга киңәш итә.

«Машина йөртү таныклыгын алыштырырга аның гамәлдә булу вакыты озайтылган автомобильчеләр генә түгел, 2025 елга кадәр документлары инде булган кешеләр дә киләчәк. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә таныклыкны аның гамәлдә булу вакыты чыкканчы алыштырырга киңәш ителә», - дип ачыклык кертте «Прайм» агентлыгына Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова.

Таныклыкны билгеләнгән вакыттан алдарак алыштырырга рөхсәт ителә һәм моның бернинди юридик куркынычы да юк. Алыштырганда аның гамәлдә булу вакыты бер төрле – ун ел булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100