Россияле Крамаренко Универсиадада спорт гимнастикасы буенча алтын медаль яулады
Россиянең тагын бер вәкиле – Мария Песека – бронза медаль алды
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россияле Екатерина Крамаренко Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә барган җәйге Универсиадада спорт гимнастикасы буенча алтын медаль яулады. Аның төрле озынлыктагы борысларда ярышу буенча нәтиҗәсе – 14,800 балл, дип хәбәр итә ТАСС.
Көмеш медальне япон кызы Асука Терамото (14,233) алды. Бронза медальгә Россиянең тагын бер вәкиле – Мария Песека (14,100) лаек булды.