news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә планшет, компьютер һәм смартфоннар кертү кагыйдәләрен гадиләштерәләр

Быел Россиягә компьютерлар, планшетлар, ноутбуклар, смартфоннар, микросхемалар һәм рацияләр кертү кагыйдәләрен гадиләштерәчәкләр. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул турыда хәбәр итте.

«Заманча кешегә үз тормышын алардан башка күз алдына китерү кыен. Һәм Хөкүмәт тармак ассоциацияләренә махсус рөхсәт документларын рәсмиләштерү вәкаләтләрен вакытлыча бирү турында карар кабул итте», –  диде Хөкүмәт Рәисе.

Ул әлеге карарның техника импортын гадиләштерергә һәм эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итәргә ярдәм итәчәген искәртте.

Шулай ук электрон җиһазлар һәм техника ясый торган система барлыкка китерүче оешмалар өчен таможня контроле дә йомшартылачак. Йомшарту сәнәгать җитештерүе өчен комплектлау җиһазлары кертүгә кагыла.  

«Бу әлеге секторда өзеклекләр һәм туктап торуларны булдырмаска ярдәм итәчәк», – дип искәртеп үтте Мишустин.

Россиягә каршы санкцияләр Россия Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Зур компанияләр ил территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте.

Март аенда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия складларында көнкүреш техникасы һәм электроника запаслары өч айга җитәчәген белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100