Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядән килгән татарлар төркеме Берлинда Муса Җәлилне җәзалау урынына чәчәкләр салды
Россия татарлары төркеме Германиядә Нацизм корбаннары мемориаль комплексында булды, ул Берлиндагы элеккеге Плетцензее төрмәсендә урнашкан. 1944 елның 25 августында нәкъ менә шушында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил җәзалап үтерелгән.
Россиядән килгән кунаклар гильотина торган бинага веноклар салды, аңа «Шәһит каһарманнарга рәхмәтле ватандашларыннан» дип язылган.
Муса Җәлил белән бергә Плетцензее төрмәсендә тугыз татар булган, шул исәптән анда шагыйрь Абдулла Алиш та җәзалап үтерелгән.
Шунысы кызык, веноклар салу хакимияткә фашист диктаторы Адольф Гитлер килүгә 90 ел тулу көне белән туры килде. Ул 1933 елның 30 гыйнварында рәсми рәвештә канцлер вазифасына керешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз