news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрнең 85 проценты яңа квалификация үтәргә әзер

Россиядә яшәүчеләрнең 85 проценты кабаттан һөнәри әзерлек узарга, ә 44 проценты яңа һөнәр үзләштерергә әзер. SuperJob сервисы уздырган сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән.

Сораштыруда катнашучыларның 23 проценты элекке белгечлекләренә охшаш юнәлеш өйрәнергә, ә 18 проценты эшчәнлек өлкәсен үзгәртмичә генә квалификация арттырырга теләк белдергән.

Бары тик россиялеләрнең 4 проценты гына яңадан укырга теләми яки аларның андый мөмкинлекләре юк. Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты исә үзләрен җитәрлек дәрәҗәдә квалификацияле дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100