news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яшәүчеләрне подъездда коляскаларны саклаган өчен штраф турында кисәттеләр

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә подъездларда коляскалар, чаналар яки велосипедлар саклаган өчен административ штраф яный ала. Бу хакта РИА Новостига Россия Иҗтимагый палатаның закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләде.

Машаров искәрткәнчә, РФ Хөкүмәтенең «Россиядә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында»гы карары нигезендә баскыч янындагы мәйданчыкларда саклау объектлары һәм башка ярдәмче бүлмәләр ясау, шулай ук баскыч мәйданчыклары астында әйберләр, мебель, җиһазлар һәм башка янучан материаллардан ясалган предметлар саклау тыела.

«Подъездда коляскалар, балалар чаналары, велосипедлар һәм башка әйберләрне калдырырга ярамый, чөнки әлеге предмет янгын куркынычы саналачак, димәк, йортта яшәүче гамәлдәге законнарны боза. Әлеге хокук бозу өчен Россия Административ хокук бозу кодексының 20.4 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылык каралган», - дип сөйләде Машаров.

Аның сүзләренчә, әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга — 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә — 60 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф яный ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot