Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә үзмәшгульләр өчен милек салымын кайтару хокукы барлыкка килергә мөмкин
Россиядә үзмәшгульләр өчен милек салымын кайтару хокукын кертергә тәкъдим итәләр. Әлеге инициатива якын арада Дәүләт Думасы каравына керәчәк. Бу турыда документка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Проект үзмәшгульләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән, дип сөйләде инициатива авторларының берсе — Федераль Җыенның Икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Иван Абрамов.
«Россиядә аларның саны артканнан арта, чөнки мондый ташламалы режимлы салым тәҗрибәсе бик уңышлы булып чыкты. Әмма үзмәшгульләрне шәхси эшмәкәрләр яки физик затлар белән чагыштырсак, аларның бүген хокуклары азрак», - диде ул.
Парламентарий фикеренчә, милек салымын кайтару россиялеләрнең үзмәшгульлеккә кызыксынуын тагын да арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
«Үзмәшгульләргә милек салымын кайтару мөмкинлеге - эшләүче гражданнарга ярдәм итү буенча бик мөһим чара. Россиядә эшләүче кешеләрнең гараждан, күләгәдән чыгуы мөһим. Һәм дәүләтнең бурычы - шундый шарт булдыру», - диде инициативаның икенче бер авторы - Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз