Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә мобилизация турындагы барлык сорауларга җавап бирүче чат-бот булдырылды
«Объясняем.рф» порталында «Помощник Объясняем.рф» чат-ботын эшләтеп җибәрделәр. Анда өлешчә мобилизация турындагы бүлек тә өстәлгән. Чат-ботка бирелгән барлык сораулар да турыдан-туры РФ Оборона министрлыгына җибәрелә, шуннан соң җаваплар чат-ботта пәйда була.
«Помощник Объясняем.рф» өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылыштан азат итү өчен законлы нигезләмәләр һәм мобилизацияләнергә тиеш булган сәламәтлек категорияләре исемлеге, шулай ук повестка тапшыру һәм алу тәртибе турында да сөйли ала.
Моннан тыш, бот төрле белешмә мәгълүмат та бирә ала. Дөрес булмаган мобилизация очрагында кешегә «122» хезмәтенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта РФ циффрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыматбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз