news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә көнкүреш калдыкларын чыгаруга тарифлар 5 процентка артырга мөмкин

Чүп чыгару бәясе уртача 5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта Федерация Советында чыгыш ясаганда «Россия экологик операторы» башлыгы Денис Буцаев хәбәр итте. 

Ул тарифларның еллык үсешен бәяләвен искәртте. Буцаев сүзләренчә, бүгенге көндә төбәк операторларының хезмәтләренең үзкыйммәте макроикътисади факторларның җитди басымы астында тора. Аерым алганда, махсус техника, аңа запас частьлар, шулай ук эшче көчләрнең бәясе шактый кыйммәтләнде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Ил буенча чүп чыгару буенча хезмәтләргә бәяләр шактый зур һәм ул 47 сумнан 269 сумга тәшкил итә», - диде Денис Буцаев.

«Безне шундый зур дифференциация өчен берничә тапкыр тәнкыйтьләделәр. Ул торак - коммуналь хуҗалык тармагы өчен уникаль түгел. Кызганычка, илдә тарифлардагы аерма җитдирәк күләмдә дә очрый», - диде «Россия экологик операторы» башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100