news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Премьер министр Михаил Мишустинга инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте – туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гамәлдәге законнар нигезендә, инвалид бала, ата-анасы вафат булган очракта, бер генә пенсия – инвалидлык яисә туендыручысын югалту буенча пенсия алырга хокуклы», -ди Лантратова. Ул билгеләп үткәнчә, сәламәт баланың бер әти-әнисе вафат булган очракта, дәүләт аңа туендыручысын югалту буенча социаль пенсия түли. Әгәр туендыручысын инвалид бала югалта икән, аңа бернинди түләүләр дә каралмаган. Чөнки закон буенча берьюлы ике пенсия түләнми.

«Инвалид балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү мөһим», - дип билгеләп үтә ул.

Лантратова Мишустиннан профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итүне сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100