news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаиләләр өчен күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк

Россиядә гаилә күп функцияле үзәкләре барлыкка киләчәк, аларга бер тәрәзә режимында ярдәм итәргә җыеналар.

Аларга социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтеләчәк. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Быел мондый үзәкләр Россиянең сигез төбәгендә - Волгоград, Иркутск, Калуга, Түбән Новгород, Новосибирск, Орел, Тула һәм Чиләбе өлкәләрендә сынау проекты кысаларында эшли башлый.

Гаилә үзәкләренең бурычы - тормыш шартларын исәпкә алып, балалы гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү өчен социаль ресурсларны берләштерү, дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Үзәккә мөрәҗәгать иткән һәр гаиләгә белгеч беркетергә җыеналар. Ул шәхси ярдәм программасын төзергә булышачак һәм проблеманың барлыкка килү мизгеленнән алып аны комплекслы хәл итүгә кадәр мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100