news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Эретеп ябыштыручы көне рәсми рәвештә гамәлгә куелды

Россиядә Эретеп ябыштыручы көне рәсми рәвештә гамәлгә куелды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәте яңа һөнәри бәйрәм – Эретеп ябыштыручы көнен гамәлгә куйды. Ул май ахырында билгеләп үтеләчәк. Календарьда датаны теркәү турындагы карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк бу көн 1990 нчы еллардан рәсми булмаган рәвештә, гадәттәгечә майның соңгы җомгасында билгеләп үтелде.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, бәйрәмне гамәлгә кую турындагы инициативаны Эретеп ябыштыруны контрольдә тоту илкүләм агентлыгы һәм Санкт-Петербургның Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре тәкъдим иткән.

Мишустин бәйрәм датасын календарьда нәкъ менә майның соңгы җомгасында куярга кушты, чөнки ул инде рәсми булмаган рәвештә эретеп ябыштыручыларның профессиональ бергәлегендә расланган.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2025 елның 1 декабренә кадәр бу карарны норматив хокукый акт белән рәсмиләштерү йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot