news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә дәүләт учреждениеләре эше һәм хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе анализлана

Россиядә дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлеген анализлыйлар, аларның хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен, дәүләт биреме күләмен һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын да караячаклар. 30 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

Кремль сайтында чыккан документта, Министрлар Кабинетына мондый учреждениеләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк булачак, дип әйтелгән - аларны оптимальләштерү, финанслауны яңадан бүлү яки федераль бюджеттан өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү юлы белән.

Бу йөкләмә киләсе елның 30 мартына кадәр үтәлергә тиеш. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot