news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан

Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган. Бу – март ахырыннан бирле иң зур күрсәткеч. ТАСС агентлыгы, коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларын анализлап, шул хакта хәбәр итә.

Әйтик, 8-14 августта Россиядә коронавирусның 169 259 очрагы ачыкланган, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 52,2 процентка күбрәк. Вирусның таралу коэффициенты биш атна дәвамында бер берәмлектән артып киткән, бу эпидемиологик процессның көчәюе хакында сөйли.

Коронавирустан вафат булучылар санының артуы да билгеләп үтелә. Узган җиде көндә илдә үлем-китем очраклары моннан алдагы атна белән чагыштырганда 76га (308 урынына – 384) күбрәк булган.

Шулай ук вакытта, әлеге чирдән терелеп аякка баскан кешеләр дә 51,2 процентка арткан. Медицина учреждениеләреннән 96 722 кешене (моннан бер атна элек алар 63 957 иде) чыгарганнар.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 89 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100