news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиядә арка мускул атрофиясен дәвалау өчен дөньядагы иң кыйммәтле дару әйләнешкә чыкты

Россиядә Швейцариянең Novartis компаниясендә җитештерелгән «Золгенсма» препараты рәсми рәвештә әйләнешкә чыкты. Дөньядагы иң кыйммәтле дару арка мускул атрофиясен дәвалау өчен кулланыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Перспектив технологияләрне үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.

«»Золгенсма» препаратының тәүге берничә кабы тиешле маркировка алды һәм әйләнешкә чыкты. «Честный знак» системасы мәгълүматлары шуны раслый. Препаратның өч кабын башкаланың Морозов балалар хастаханәсе һәм Илкүләм балалар сәламәтлеге медицина тикшеренүләр үзәге файдаланды инде», - диелә хәбәрдә.

Арка мускул атрофиясе – сирәк очрый торган генетик авыру. Аның нәтиҗәсендә кешенең арка миендәге хәрәкәт нейроннарына зыян килә, бу мускуллар атрофиясе һәм параличка китерә. Бүген дөньяда әлеге авыруга каршы нибары өч препарат бар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100