news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 8-17 яшьлек балалар өчен яңа пособиеләрне түли башладылар

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч миллион ярым балага хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен керемнәре аз булган гаиләләргә  бүген яңа айлык пособиеләрне түләү башлана. Инде 2,5 миллионнан артык гариза килгән», –  дип хәбәр итте хөкүмәт рәисе.

Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Акчалата ярдәм дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша гариза биргән ата-аналарның банк карталарына күчереләчәк яки Россия Почтасы ярдәмендә тапшырылачак.

Мишустин гражданнар өчен тиз һәм уңайлы тәртиптә түләүләрне оештыруны вице-премьер Татьяна Голиковага һәм Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка контрольдә тотарга кушты. Ул шулай ук Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаевтан дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар җибәргәндә өзеклекләр булмавын тәэмин итүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100