news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 декабрьдән цифрлы мәҗбүри медицина иминияте полислары гамәлгә керәчәк

Бердәм электрон база формалаштыруны күздә тоткан мәҗбүри медицина иминияте мәгълүматларын исәпкә алуның яңа тәртибе 1 декабрьдән гамәлгә керәчәк. BGP Litigation юридик фирмасы юристы Анастасия Мырсина «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, иминият һәм медицина оешмалары, медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүмат алу өчен, мәҗбүри медицина иминияте аша мөрәҗәгать итүче пациентларның мәгълүматлар базасына керә алачак. Әлеге мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталында гражданнар өчен дә ачык булачак. Шунда ук штрих-код алырга кирәк. Штрих-код һәм паспорт белән гадәти медицина полисыннан башка гына табибка мөрәҗәгать итеп булачак.

Яңа тәртип 2023 елның 1 гыйнварыннан тулысынча үз көченә керәчәк, дип өстәде юрист.

«Хәзер медицина оешмалары, шул исәптән җирле иминият компаниясенә дә, нинди пациентны кабул итүләре, кайсы клиниканы һәм табибны сайлавы, диагноз, ярдәм күләме һ.б. турында мәгълүмат бирәчәк. Гражданнар исә үзләре турындагы әлеге мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларда таба ала», - дип искәртте Анастасия Мырсина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100