Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле
Әлеге вирус тиз йога, шуңа күрә авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрнең 20-70 процентында коронавируска каршы иммунитет бар. Бу сан төбәкләргә бәйле. Бу турыда табиб-инфекционист Евгений Тимаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, статистикага коронавирусның раслаган очраклары гына кертелгән.
«Факт буенча төбәккә карап халыкның 20-70 процентында коронавирус инфекциясеннән иммунитет бар, әмма эпидемия процессын контрольдә тоту өчен бу гына җитми», — диде Тимаков «Россия 24» телеканалы эфирында.
Вирус җиңел йогу сәбәпле, авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный, диде эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз