Россиядә коронавируска каршы коллектив иммунитет 64,2 процентка җиткән
Кайбер төбәкләрдә бу күрсәткечнең төшүе күзәтелә.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер атнада Россиядә коронавируска каршы коллектив иммунитет 64,2 процентка җиткән. Әмма кайбер төбәкләрдә аның төшүе күзәтелә.
«Бүгенге көндә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 64, 2 процент тәшкил итә. Кызганычка, бу күрсәткеч кайбер төбәкләрдә төшкән», — диде Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә вице-премьер Татьяна Голикова.
Аның сүзләренчә, бу бер тапкыр прививка ясаткан яки авырып терелгән кешеләр ярты елдан соң ревакцинациягә килмәү сәбәпле килеп чыга.