news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 7 миллионнан арткан

Бер атна эчендә илдә коронавирус инфекциясенең 18 645 яңа очрагы ачыкланган, 793 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруың 7 012 599 очрагы ачыкланган, бер атнада 129 772 кеше әлеге авыруны эләктергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, узган җиде көндә илдә июнь аеннан бирле минималь үсеш күзәтелгән. Чагыштыру өчен: моннан бер атна элек коронавирус йоктырган 135 750 яңа пациент теркәлгән иде.

Оперштаб мәгълүматлары буенча, коронавирустан вафат булучылар саны 0,5 процентка кимегән – бер атнада 5563 үлем очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус инфекциясенең 18 645 яңа очрагы ачыкланган, 793 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100