Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар
Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә каникуллардан соң укучыларны дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта Свердловск өлкәсенә визиты барышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
«Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерүне планлаштырмый. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган көннәр билгеләнә. Бу чор күп мәктәпләр өчен каникуллар белән туры килә. Без бу вакытта каникуллар оештыру тәкъдиме белән төбәкләргә хат юлладык», — дип министрның сүзләрен китерә «Интерфакс».
Төбәк башлыклары карары буенча эш көне булмаган яллар 30 октябрьгә кадәр башланырга, мәктәпләр шулай ук каникулларга иртәрәк китәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз