Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерү буенча беренче "Ford Sollers" двигательләр заводы эшләтеп җибәрелде
Шуның буенча тантанада Рөстәм Миңнеханов та катнашты
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) Россиядә беренче мәртәбә җиңел автомобильләр двигательләре җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшләтеп җибәрелде.
Завод ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Ford Sollers" двигательләр заводы – Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләрен җитештерү буенча беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр "FordSollers" УП Россия заводларындагы "Ford" автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – "1,6 Ti-VCT Sigma" бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган "Focus", "EcoSport", "Fiesta" автомобильләренең кимендә 30 проценты тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, алга таба куәт 200 меңгә җиткереләчәк.
Инвестицияләр күләме 275 миллион доллар тәшкил иткән, заводта 200 эш урыны булдырылган. "FordSollers" беренче вице-президент Гадел Ширинов сүзләренчә, завод хезмәткәрләренең 95 проценты Алабуга һәм Чаллыда яши.
Двигательләр өчен төп тәшкилиятләр (цилиндр блогы, буынлы вал, блок башы) «Заволжский моторный завод» ААҖ һәм «Группа ГАЗ» Россия компанияләре тарафыннан китереп торылачак. Кабызып җибәрү шәмнәрен – "Bosh" Россия заводы, мотор мае белән «Лукойл» тәэмин итәчәк.
Тантана башланыр алдыннан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен предприятие буйлап экскурсия уздырдылар. Кунаклар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы әһәмиятле дип атады.
«Бүген автомобиль сәнәгате өчен иң яхшы вакыт булмавы аңлашыла, әмма һәр кризистан соң күтәрелеш була. "Ford Sollers" компаниясе республика территориясендә 5 модель заманча автомобиль җитештерә инде, ә бүген без двигательләр җитештерүне башлап җибәрәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Алабуга» МИЗда "FordSollers" үсешенә мин шатмын, монда җитештерелә торган көндәшлеккә сәләтле продуктлар базарда үз урынын табар дип ышанам. Ә без үз ягыбыздан җитештерү өчен иң яхшы шартлар тудырачакбыз», - дип белдерде Татарстан лидеры.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов ассызыклаганча, бүгенге вакыйга – Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген раслаучы күрсәткеч, шул ук вакытта бу – инвесторларның, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең уртак хезмәте нәтиҗәсе дә.
"FordSollers" президенты Марк Овенден Рөстәм Миңнехановка һәм Александр Морозовка проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү уңаеннан Рөстәм Миңнеханов һәм Марк Овенден символик электр кабелен тоташтырдылар, аннан соң мәртәбәле кунаклар истәлек сертификатына имза салдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз