Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособие алу җиңеләйде
Хәзер гражданнарга алимент турында белешмә алырга кирәк булмаячак.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерүне гадиләштерделәр. Бу турыда хөкүмәт матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин имза куйды. 1 ноябрьдән пособие алу җиңелрәк булачак.
«Хәзер түләүләрне рәсмиләштерү өчен гражданнарга алиментлар турында белешмәләр булган документларны бирергә туры килмәячәк», — диелә хәбәрдә.
Бу мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзләре алачак.
1 июньнән өчтән җиде яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр түбән керемле гаиләләргә түлиләр. Аларның уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз