Россия йөзүчеләре Кудашев белән Коптелев дөнья чемпионаты ярымфиналына чыга алмады
Иң яхшы күрсәткечкә венгр Ласло Чех иреште
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алсу Сафина). Россия йөзүчеләре Кудашев белән Коптелев 200 метрга баттерфляй белән йөзүдә дөнья чемпионаты ярымфиналына чыга алмады.
Кудашев сайлап алу раундында 26нчы (1:59.33), Евгений Коптелов 19нчы (1:58.06) булды.
Иң яхшы күрсәткечкә венгр Ласло Чех иреште.