news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте ташламалы ипотека ставкасын 7 процентка кадәр киметте

Россиядә ташламалы ипотека буенча процент ставкасы еллык 9 проценттан 7 процентка кадәр киметелде, займ алу шартлары һәм аның гамәлдә булу вакыты үзгәрмәде. Бу хакта Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте, диелгән Министрлар Кабинетының Telegram-каналында.

«Президентның тагын бер карары буенча Хөкүмәт карары имзаланды. Бу ташламалы ипотека буенча ставкаларны 9 проценттан 7 процентка кадәр киметү. Шул ук вакытта кредитларны субсидияләү күләме элеккеге дәрәҗәдә калачак», – диде Михаил Мушустин вице-премьерлар катнашында узган киңәшмәдә.

Мишустин искәртеп узганча, хәзер займның максималь суммасы Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен – 12 миллион сум, ә Россиянең башка төбәкләре өчен 6 миллион сум тәшкил итә.

«Торак шартларын яхшыртырга теләгән гражданнар мондый займны 2022 ел ахырына кадәр ала алачак. Бу чара кешеләрнең күбесенә отышлы шартларда торак сатып алырга ярдәм итеп кенә калмыйча, төзелеш тармагына да сизелерлек ярдәм күрсәтәчәк, бу өлкәләр белән бәйле тармакларның куәтлелеген арттырачак», – дип ассызыклады ул.

Россия лидеры Владимир Путин РФ Дәүләт Советы Президиумының торак-комуналь хуҗалык мәсьәләләренә багышланган утырышында ташламалы ипотека кредиты буенча ставканы иң тиз арада киметү бурычын куйган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100